Марат Әхмәтов: «Татарстанда бөртеклеләр җыелып бетте диярлек»

2016 елның 20 августы, шимбә

Татарстанда бөртеклеләр җыелып бетте диярлек. Кырларда 50 мең га чамасы гына җыелмаган уңыш калды, ягъни чәчелгән мәйданның 4 процентыннан кимрәге. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың ведомостволар һәм министрлыкларҗитәкчеләре, районнар башлыклары, эре предриятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Бүгенгә суктырылган ашлык күләме 3,9 млн тоннадан артып киткән. 4 млн тоннадан артыграк булыр дигән өмет бар әле. Республика буенча уртача уңыш гектардан 27,4 ц тәшкил итә. Гомуми суктыру буенчаалдынгылар рәтендә Буа, Азнакай, Сарман, Арча, Зәй һәм Актаныш районнары бара.

“25 августка бөртеклеләрне җыеп бетерергә кирәк. Урып-җыюны сузу – һичшиксез, югалтуларга китерәчәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. - Хуҗалыклар моны аңлыйлар һәм бушаган һәр техниканы үз территорияләренә кертергә тырышалар, - дип өстәде ул. - Уңыш тагын да яхшырак булыр иде, әгәр хуҗалыкларның күпчелеге игенчелек культуралары технологияләренә битарафлык күрсәтмәгән булсалар. Бер үк аномаль һава шартларында бер хуҗалык гектардан 35-37 ц уңыш алса, ә икенчеләре көчкә 22 ц җыя. Сәбәбе – безнең шартларга яраклашкан орлыкларны сайлау һәм дым саклау элементларын гамәлгә кертү эшләрендә йомшаклык күрсәтү нәтиҗәсе. Мәсәлән, Чирмешән, Лениногорск, Яңа Чишмә районнарында вегетация чорында 100 - 130 мм -га кадәр явым-төшем булган, ә уртача уңыш 24-26 ц/га тәшкил итә. Зәй районында шул ук чорда 61 мм гына явым-төшем булган, әмма уңыш 37 ц/га кадәр җитә. Нурлат районында 99 мм явым-төшем булган, ә бер гектардан 36 центнер уңыш җыя алганнар.

«Быел артта калучылар шуннан да яхшырак уңыш җыя алмыйлар инде, әмма хәзер кимчелекләрне һәм хаталарны төзәтү өчен иң уңайлы чор», – дип мөрәҗәгать итте министр районнар башлыкларына.

«Ашлык балансын кукуруз исәбенә тулыландырырга мөмкин”, - диде Марат Әхмәтов. Бу культура Татарстанда 100 мең гектар чәчелде. Кукуруз өлгереп килә. Зәй районында инде аны суктыра башладылар, Мамадышта дүшәмбедән чыгарга җыеналар. Күп кенә районнарда комбайннар өчен махсус ургычлар җитешми. Бөтен Татарстанга нибары 163 шундый ургыч бар. “Республика андый техниканы сатып алуда булышырга әзер. 40 х 60 программасы гамәлдә”, - дип, министр киңәшмәдә катнашучылрның исенә төшерде. 
Марат Әхмәтов көнбагыш басуларының да куандырганы турында әйтеп узды. “Хәзер бу культураның майлылыгы шактый югары. 5-7 көннән көнбагышны җыюга да керешергә була”, – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов. Көнбагышка бәяләрнең югары булуын да искәртеп узды министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International