Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Тойма” ҖЧҖеннән Ришат Хәбибуллин бөртекле һәм кузаклы культуралар суктыруда «Дон-1500» комбайннарында эшләүче республика комбайнчылары арасында алдынгылар рәтендә.21 көн эчендә ул 2,1 мең тонна ашлык суктырган.
«Иртәнге сәгать 7дән кичке 10га кадәр без кырда, – дип сөйли Ришат Хәбибуллин. – Хәзер язгы бодай белән рапс суктырабыз. Урып-җыюны 30 августка төгәлләргә уйлыйбыз».
Алдынгы механизатор Адау авылында яши, ә Чаллы авылында эшли. Ике авыл арасы 10 километрга якын, эшкә хуҗалык машинасында алып баралар, эштән дә шулай ук машинада кайтаралар. «Рәҗәп Кәнәфи улы – алтын кеше, – ди механизатор «Туймә” ҖЧҖ җитәкчесе Р.К. Галиев турында. – Һәркемне аңлый торган, гадел кеше».
Ришат Хәбибуллинның әтисе дә механизатор булган, ул әтисе эзеннән киткән. Механизатор булып 24 ел эшли инде ул. Хезмәттәшләре әйтүенчә, Ришат тәҗрибәле, хезмәт сөючән механизатор, җаваплы һәм сүзендә тора торган кеше. Ул үз эшенең остасы, хәтта кырда төзек булмаган техниканы рәткә кертә ала.
«Икмәккә кешеләр гомер-гомергә ихтирам белән караганнар. Быел да урып-җыюга үз өлешемне кертүемә шатланам», – дип сөйләде комбайнчы.