Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының «Шахтер» ҖЧҖендә һәркөнне 24,5 тоннага якын сөт савалар. Бер сыердан уртача савым 24,4 кг тәшкил итә.Хуҗалыкта барысы 1000 баш сыер бар.
«Хәзер иң төп бурыч – кышка азык әзерләү һәм сатып алу. Әзерләнгән сенажның сыйфаты яхшы булу да куандыра, ул составында протеин күп булу белән аерылып тора», – дип хәбәр итте «Шахтер» ҖЧҖ директоры Айназ Хәкимов.
Монда, традицион азыктан тыш, хайваннарга коры барда, кукуруз, көнбагыш сыгынтысы, витаминлы өстәмәләр бирәләр.
Хуҗалыкта сыерлар төркемнәргә бүленгән һәм аларың һәркайсы өчен аерым рацион билгеләнгән.Операторлар терлек азыгын махсус цехта әзерлиләр.