«Ак Барс» агрокомплексы» ҖЧҖеннән Ренат Котдусов Арча муниципаль районының алдынгы механизаторлары рәтендә. Ул терлек азыгы әзерләү башланганнан бирле«Макдон» комбайнында 4324 га мәйданда печән чаптырды.
«Минем әтием балта остасы иде. Шулай булса да, ул миңа механизатор булырга киңәш итте, – дип сөйләде Ренат Котдусов. – Синең икмәгең дә, акчаң да булачак, диде әти. Минем үземә дә сайлаган һөнәрем ошый».
Ренат, Үрнәк авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлап, механизатор таныклыгы ала һәм 1973 елдан башлап үз авылында эшли. Ул һәр минутның, һәр секундның кадерен белә, вакытны дөрес бүлеп, бар эшкә күңелен салып эшли, диләр аның турында хезмәттәшләре.
Ренат гаиләдә дә менә дигән әти һәм остаз. 26 августта ул 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Аның уллары Айрат һәм Алмаз да аның юлыннан киткәннәр. Айрат тугызынчы сезон инде «Макдон» комбайнында терлек азыгы әзерләүдә катнаша. Алмаз бишенче сезон «Нью-Холланд» комбайнында эшли, быел ул арыш, борчак, арпа суктырган, хәзер бодай чаптыра.
Хуҗалыкта хәзер рапс суктыралар. «Иртә таңнан караңгы төшкәнче эшлибез. Көч җитәрлек, әлегә ару-талуны белмибез», – дип сөйли ул.
Котдусовлар гаиләсе Сикертән авылында яши. Авылдашлары бу гаиләне бик хөрмәт итәләр һәм санлыйлар.