«Ак Барс Кайбыч» ҖЧҖнең 3 нче филиалыннан Зинаида Таймасова машина-тракторпаркы мөдире булып эшли. Бу урында ул өч ел эшли, ә моңа кадәр 20 ел сыер савучы булып эшләгән. Остаханәдәге күп нәрсә аннан тора – Зинаида паркта булган бар техниканы тикшереп тора, аларны исәпкә куя, техниканың төзеклеген тикшерә, машиналарны ремонтлау һәм аларга техник хезмәт күрсәтү графигын төзи, ремонт эшләрендә булыша. Машина-трактор паркында 15 трактор, 2 «Клаас» комбайны һәм «Нью-Холланд» комбайны, 4 «Камаз» машинасы бар. Ике слесарь – Алексей Долгов һәм Иван Губеев эшли.
«Минем эш көнем гадәттә иртәнге 6дан кичке 6га кадәр дәвам итә. Урак өстендә 7-8гә кадәр эшлибез», –дип сөйләде Зинаида Таймасова.
Зинаида Таймасованың гаиләсе дә ишле. Бер кызы Алиса Казанда эшли, икенчесе Галина - Хуҗа Хәсән авылында, ә уллары Евгений «Ак Барс Кайбыч» ҖЧҖнең 3 нче филиалында механизатор булып эшли, ире Алексей – шул ук хуҗалыкта терлек караучы.
«Кичке ашны әзерләргә вакытым калмаса, кызым яисә ирем әзерли, – дип сөйли Зинаида Таймасова. –Минем өчен икмәк – ул зур байлык... Көннәр яхшы торса, урып-җыюны тагын 2 көндә тәмамлыйбыз».
Хуҗалык җитәкчесе Таймасованың эшеннән канәгать. Зинаида фермада да үзенең тырышып эшләве белән аерылып тора иде, машина-трактор паркында да ул үрнәк тәртип урнаштырды, диләр аның турында.