Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖеннән тәҗрибәле механизатор Илгизә Габдрәшитова 8 нче сезон урып-җыюда катнаша. Лаеклы ялда булуына карамастан, һәр елны ул уракка чыга.
Илгизә Габдрәшитова үзенең ире комбайнчы Гыйльфас белән бергә, аның ярдәмчесе булып эшли.«Дон-1500» комбайнында алар 1300 тонна ашлык суктырганнар.
Илгизәнең механизатор стажы - 35 ел. «Минем әтием дә механизатор, кечкенәдән аның белән бергә йөри идем, бу һөнәр шулай ошап китте. Техникум тәмамлап, һөнәри белем дә алдым», – дип сөйли ИлгизәГабдрәшитова.
Ул башка төр техниканы да бик яхшы белә. «Гигант» колхозында «Т-40», «МТЗ-80», «ЮМЗ-6», «ДТ-75»тракторларында эшләгән.
Хезмәттәшләре сүзләренә караганда, ул бик тырыш һәм намуслы, һәр эшкә зур җаваплылык белән тотына һәм җиренә җиткереп башкара, мактауга һәм хөрмәткә лаек кеше. Илгизә ирләр белән беррәттән бөтен авыр эшне башкара, җиңел эш эзләми, диләр авылдашлары аның турында.
Илгизә Габдрәшитова үзенең тырыш һәм намуслы хезмәте өчен күп тапкыр бүләкләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнгән, берничә мәртәбә җитештерү алдынгыларының район һәм республика слетларында катнашкан.
«Хуҗалыкта төп урып-җыю эшләре тәмамланды инде, хәзер рапс суктырабыз. Быел уңыш әйбәт, эшлисе генә килеп тора, көч тә, хәл дә бар әле», – дип сөйләде Илгизә.
Ул Татар Суыксу авылында яши. Ире Гыйльфас белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр.