Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Күки авылыннан Фариз һәм Зәмзәмия Заһидуллиннар зур хуҗалык тоталар. Аларның алты баш эре мөгезле терлеге бар, шул исәптән өч баш савым сыеры, алты баш сарык, кош-корт.
«Без терлек асрауның авырлыгын бик тоймыйбыз, – ди Фариз Заһидуллин. – Җирнең бер өлешендә печән үстерәбез, икенче өлешендә – бөртеклеләр. Үзебезнең чәчкечебез, тракторыбыз бар, печән ташу өчен арба да бар. Азыкны өстәмә рәвештә сатып та алабыз».
Быел хуҗалыкта арпа һәм солы үстергәннәр, аранны төзекләндергәннәр. Заһидуллиннар гаиләсе эшне иртә таңнан башлый. «Сәгать 3тә торабыз, дүртенче яртыда аппарат белән сыер сава башлыйм, аннары алтынчы яртыда терлекләрне көтүгә куабыз. Сәгать алтыга сөт җыючы килә», – дип сөйләде Зәмзәмия Заһидуллина.
Заһидуллинар гаиләсе үз хуҗалыкларында бал кортлары да тоталар. Умартачылык серләренә Фариз Заһидуллин әтисеннән өйрәнгән. Ял көннәрендә эш сөючән гаиләгә балалары кайтып булыша.