Авыл тематикасы буенча Бөтенроссия конкурсына журналистлардан 1360 эш керде

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсынажурналистлардан 1360 эш керде.

Бирелгән гаризалар буенча Идел буе, Себер һәм Үзәк федераль округлары алда бара. Төбәкләр арасында иң активлары: Ленинград, Тамбов, Оренбург өлкәләре, Марий Эл Республикасы, шулай ук Красноярск һәм Алтай крайлары. Бүгенге көнгә конкурска эшләр Россиянең 67 төбәгеннән килде.

Иң популяр номинацияләр: – «Импортны алыштыру шартларында агросәнәгать комплексын үстерүне иң яхшы яктырткан өчен», «Авылда кече эшкуарлыкны һәм кооперацияне үстерү темасын иң яхшы яртырткан өчен», «Авыл территорияләренең тарихи-мәдәни һәм табигый куәтен саклап калу темасын иң яхшы яктырткан өчен», “Бүгенге авыл гаиләсе” һәм башкалар. Конкурста  барысы 13 номинация каралган.

Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту буенча журналистлар проектларының Бөтенроссия конкурсы «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Аның максаты – массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә авылда эшләү перспективаларын күрсәтү, актив кешеләргә авыл хуҗалыгын үстерүгә бәйле проектларда үзләрен күрсәтү мөмкинлеген бирү, яшь белгечләрне авылга җәлеп итү.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы “Алтын көз – 2016” Россия агросәнәгать күргәзмәсен уздыру кысаларында узачак.

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәкләр. Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Конкурска документлар 2016 31 августына кадәр agrosmi2016@yandex.ru электрон почта аша кабул ителә

Авыл тематикасы буенча Бөтенроссия конкурсын уздыру һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат белән конкурсның рәсми сайтында танышырга мөмкин: konkurs.agromedia.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International