Тукай муниципаль районының «Кама Беконы» ҖЧҖеннән механизатор Фәнис Гатинурак башланганнан бирле «Джон Дир» комбайнында 2662 тонна ашлык суктырган.
Фәнис Гатинның механизатор стажы 30 елдан артып китә, ул 9 нчы сезон урып-җыюда катнаша. Тәҗрибәле механизаторның бөтен хезмәт эшчәнлеге шушы хуҗалыкта бара. Ул берничә ел рәттән алдынгылар рәтендә һәм беричә мәртәбә районның авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгылары слетында катнаша.
«Быел икмәк бик уңды, – ди Фәнис Гатин. – Бүген язгы бодайны җыеп бетерәбез, соңгы гектарларны суктырабыз. Аннары 300 гектарга якын люпин җыясы була һәм шуның белән урып-җыю сезоны төгәлләнәчәк».
Алдынгы механизатор Наратлы (Сосновый Бор) бистәсендә яши. «Үзебезгә йорт төзедек, тирә-як яшеллек, тыныч, күңелгә рәхәт. Мин авылда яшәргә яратам», – дип сөйли, горурланып, игенче Фәнис Гатин.