2016 елның 15 августына Татарстан Республикасының икмәк кабул итү предприятиеләренә һәм элеваторларына 1 миллион 10 мең тонна ашлык керде. Шул исәптән 639,9 мең тонна бодай, 133,3 мең тонна арыш, 166,6 мең тонна арпа, 9,5 меңтонна солы кертелде.
Ашлык әзерләү буенча алдынгылар рәтендә: «Чүпрәле элеваторы» ҖЧҖ, саклауга 91 076 тонна ашлык салган, «Чаллы элеваторы» ААҖ – 70 940 тонна, «Буа элеваторы» ААҖ – 65 138 тонна, «Татарстанашлык технологияләре» АҖ филиалы «Әлки элеваторы» – 56 868 тонна, «Нурлат элеваторы» ЯАҖ – 52 861 тонна, «Акташ ашлык әзерләү һәм эшкәртү комбинаты» ҖЧҖ – 49 456 тонна, «Зәй икмәк кабул итүпредприятиесе» ААҖ – 49 009 тонна, «Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе» ААҖ – 46 142 тонна, «Союз-Агро» ҖЧҖ – 40 366 тонна, «Каратун икмәк кабул итү предприятиесе» ААҖ – 38 173 тонна.