«Болгар» радиосы агитбригадасы республиканың Актаныш районы хезмәтчәннәре алдында чыгыш ясады

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Кызу урак өстендә көнне-төнгә ялгап, армый-талмый кыр-басуларда эшләүче игенчеләрнең хезмәте мактауга һәм хөрмәткә лаек.

Кыр хезмәтчәннәренең күңелен күтәрү һәм аларны ял иттерү максатында “Болгар”радиосының Рөстәм Гайзуллин, Айгөл Хәйруллина, Дилбәр Фәиз, Рушан Хантимеров составындагы агитбригадасы, эстрада йолдызлары һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән берлектә, Актаныш районында булып кайтты.

Табанлы Күл авылында халыкка тамаша күрсәткәннән соң, агитбригада иген суктыручы комбайнчылар янына килде. Кырда алдынгы комбанчыларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру тантанасы узды.

Шунда ук «Болгар» радиосы вәкилләре үзләренең концерт программасы белән чыгыш ясадылар, игенчеләргә аларның авыр да, мактаулы да хезмәтләренә дәрт-дәрман өстәделәр.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев билгеләп үткәнчә, район игенчеләре шактый югары күрсәткечләргә ирешкән. Район күләмендә 130 мең тоннага якын ашлык суктырылган.

Кичен районның үзәк паркында “Болгар” радиосы алып баручылары һәм эстрада йолдызлары игенчеләр хөрмәтенә зур концерт бирделәр. Анда 5 000 ләп кеше җыелган иде, соңыннан алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, “Болгар” радиосына һәм артистларга шундый матур, җылы кичә оештырып, халыкны ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. “Болгар” радиосы мондый акция белән республиканың башка районнарына да чыгарга уйлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International