Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Әгерҗе һәм Актаныш муниципаль районнарында булып кайтты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.
Әгерҗе муниципаль районында Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс-Әгерҗе» агрофирмасы ҖЧҖ кырлары өстеннән очып узды.
Яңа Авыл авылы янындагы кырларда механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм район авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу булды. Очрашуда "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров та катнашты.
Рөстәм Миңнехановка урып-җыю эшләре барышы турында сөйләделәр. Бөртеклеләрнең 80%ы җыелган.
Шуннан Татарстан Президенты Яңа Авыл янындагы 2600 эре мөгезле терлеккә исәпләнгән мегафермада продукция җитештерүне карады.
Мегаферма 2013 елда сафка кертелгән. Җитештерүнең планлаштырылган күләме - елына 16,7 мең тонна. Проектның гомуми бәясе - 1179 млн. сум.
2015 елда мегафермада 14 мең тонна сөт җитештерелгән. 2016 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча сөт җитештерү күләме 8430 тонна тәшкил итә.
Актаныш районына килгәч, Рөстәм Миңнеханов район басулары өстеннән очып узды. Аның һава юлы «Нур Баян» ҖЧҖ (Пучы авылы), «Әнәк» агрофирмасы» ҖЧҖ (Әнәк, Иске Айман авыллары), «Саф» ҖЧҖ (Иске Сәфәр авылы), «Ташкын» ҖЧҖ (Иске Байсар авылы), «Чишмә» ҖЧҖ (Аккүз авылы), «Тамыр» ҖЧҖ (Иске Богады авылы), «Нигез» ҖЧҖ (Аиш авылы), «Башак» ҖЧҖ (Яңа Әлем авылы) хуҗалыклары аша үтте.
Кырлардагы хәлләр турында хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашудаҗентекле сөйләшү булды. Районда бөртеклеләр 44 мең га тәшкил итә. Бүгенгә 87% мәйданда ашлык җыеп алынган, бу – 38,2 мең га. Уртача уңыш - 33 ц/га, көн саен актанышлылар дәүләткә 3 мең тонна икмәк тапшыралар. Актаныш районы бу сезонның лидеры - актанышлылар урып-җыю тәмамланырга 10 көн кала 126 мең тонна ашлык җыйганнар.
Фаил Камаев билгеләп үткәнчә, районда терлекчелеккә дә зур игътибар бирелә. Актаныш районы сөт җитештерү буенча республикада дүртенче урында. Көнлек савым 156 тоннадан артып китә.