Әлки элеваторында саклауга 60,3 мең тонна ашлык салынган

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

«Татарстан ашлык технологияләре» – «Әлки элеваторы» АҖ филиалы хезмәткәрләре18 июльдән яңа уңыш ашлыгын кабул итә башладылар. 2016 елның 18 августына элеваторда саклауга 60,3 мең тонна ашлык салынган.

Элеваторга һәркөнне 2-3 мең тоннага якын ашлык керә. Монда эш өзлексез бара, кырлардан кайтарылган ашлык, вакытында эшкәртелеп, саклауга җибәрелә.  Предприятие колллективына Рәис Хәмитов җитәкчелек итә.

«Урак башланганчы ашлыксаклагычка ремонт ясалды. Ашлык кабул итү өчен бернинди тоткарлыклар булмады, эштә өзеклекләр юк», – дип сөйләде Рәис Хәмитов.

Элеватор лабораториясендә Гөлҗиһан Садыйкова, Рәмзия Шиһапова, Рузия Хисмәтова эшлиләр. Ашлык киптерү операторлары вазыйфаларын Әнәс Зәйдуллин, Василий Матвеев, Рамил Гарипов һәм Азат Вәгыйзов башкаралар. Монда бер үк вакытта 5 киптерү җайланмасы эшли, аларда тәүлек эчендә 3 мең тоннага кадәр ашлык киптерелә.

Әлеге элеватор амбарларына 80 мең тонна ашлык сыя. Элеваторда саклана торган ашлыкны Казан, Чаллы икмәк комбинатлары, кошчылык фабрикалары сатып ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International