Татарстан кырларына урып-җыюда эшләүче механизаторларның күңелләрен күтәрү максатыннан агитбригадалар чыга. Шул нияттән Баулы муниципаль районы кырларына Татар Кандызы авылы Мәдәният йортыннан үзешчән артистлар килде. Ә шушы көннәрдә алар “Сәлихов” крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында булып киттеләр. Механизаторлар артистларны бик җылы каршылыйлар һәм аларга күңелле ял минутлары бүләк иткән өчен рәхмәт белдерәләр.
Буа районында кыр хезмәтчәнәренең һәм ындыр табакларында эшләүчеләрнең күңелен район Мәдәният йорты каршындагы “Алтын башак” агитбригадасы ача, Минзәлә районында Николаевский авылы Мәдәнит йорты агитбригадасы чыгыш ясый.
Агитбригадалар уракта катнашучыларга төшке аш вакытында концерт номерлары күрсәтәләр, җыр һәм бию белән аларның күңелләрен күтәрәләр, эшләренә дәрт өстиләр. Кырларга шулай ук төрле ансамбльләр дә чыга.