«Социаль белем академиясе» югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе студенты Вероника Пичугина урып-җыю чорында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының «Пичугин В.А.» КФХында ашлык ташуда эшли.Вероника – булачак икътисадчы.
Вероника Пичугина сөйләвенә караганда, ул мәктәптә укыганда ук әтисенә ашлык сортировкалауда булыша торган булган. Аннары ул транспорт йөртү таныклыгы ала һәм 2 нче ел инде урып-җыю чорында КФХ ангарына ашлык ташый.
«Урып-җыю чорында без гаиләбез белән эшлибез. Әнием Галина төшке ашлар әзерли, кыз туганнарымНадежда һәм Татьяна ял көннәрендә булышырга киләләр, – дип сөйләде Вероника. – Әтиебез Валерий безнең бик хуҗалыкчан, әйтергә кирәк, ул барысына да үз тырышлыгы, үз көче белән иреште. Ул мине дә күп нәрсәгә өйрәтте».
«Мин машина йөртергә бик яратам, әлбәттә, ул бик җаваплы һәм игътибарлы булуны таләп итә торган эш. Шунысы тагын бик сөендерә, быел уңыш аеруча мулдан булды», – ди Вероника Пичугина.
Студент кызыбыз сөйләвенчә, укуын тәмамлагач, ул туган авылына кайтырга уйлый. «Зур шәһәр минем өчен түгел, авыл миңа якынрак та, кадерлерәк тә. Киләчәктә, гаилә коргач, Рус Макылы (Русское Макулово) авылында яисә Югары Осланда яшисем килә», – дип, үз хыяллары белән бүлеште Вероника.