Әтнә муниципаль районы бөртеклеләр уңышын җыюны тулысынча төгәлләде.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында атна саен уза торган республика киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.
Шуңа бәйле рәвештә, Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Рөстәм Миңнехановка бу ел уңышыннан пешерелгән икмәк бүләк итте.
Аннары киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика кырларында 1160 мең га мәйдан, ягъни барлык мәйданның 78%ы җыелды, диде.
Бөртеклеләрның тулаем җыелган күләме 3260 мең тонна тәшкил итә.
Урып-җыюны беренчеләрдән булып тәмамлаган Әтнә муниципаль районы артыннан Саба, Азнакай,Чистай, Алексеевск муниципаль районнарының да эшләре төгәлләнүгә якынлашып килә.