Кичә, 9 августта, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында алдынгы комбайнчыларга бүләкләр тапшырдылар. Бүгенге көнгә районда бөртекле культураларның 68 проценты җыелган. 29 мең гектар мәйданнан 93,1 мең тонна ашлык җыелган. Уртача уңдырышлылык 32,1 ц/га тәшкил итә.
Күчмә әләмгә һәм истәлекле бүләкләргә 15 комбайнчы лаек булды. Болар: Александр Коршунов - «Чаллы-Яшелчә» агрофирмасы ҖЧҖеннән, Флорис Миңнегалиев - «Гигант» ҖЧҖеннән, Ринат Лотфуллин - «Камский» ҖК, Дмитрий Плотников - «Алмаз» АХП” ҖЧҖеннән, Фәнзар Шәфиков - «Вилданов» КФХыннан, Фазыл Фатыйхов - «Тукай азык-төлек корпорациясе», ҖЧҖеннән, Илдар Динмөхәммәтов - «Биклән» ҖК, Әнвәр Ногуманов - «Ярыш» АХП” ҖЧҖеннән, Руслан Зарипов - «Сәйдәшев ис. АХП»ҖЧҖеннән, Вафир Сәхабиев - «Ирек» ҖП, Фәнис Гатин - «Кама Беконы» ҖЧҖеннән, Илдар һәм Илнур Этикбаевы, Рафаэль Зарипов - «Кама» агрофирмасы” ҖЧҖеннән, Гаяз Йосыпов - «ФинАгроТрейд»ҖЧҖеннән.
Алдынгы комбайнчыларга бүләкләрне район башлыгы урынбасарлары, учреждениеләрнең, ведомстволарның бүлек башлыклары, белгечләре тапшырдылар. Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов һәм район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе ӘнсарӘбдельманов «Вилданов» КФХ һәм «Кама Беконы» ҖЧҖ кырларына килделәр.
«Вилданов» КФХында язгы бодай кырында өч комбайн эшли иде. «Бездә төп көч – яшьләр», – дип билгеләп үтте хуҗалык идарәчесе Фәйзар Гайсин.
Монда «Тукано» комбайнын Фәнзар Шәфиковка ышанып тапшырганнар. Аның энеләре Фирзәр һәм Илнур «Нива» комбайннарында эшлиләр. «Дон» комбайны штурвалы шулай ук абыйлы-энеле Рамазан һәм РинатГатиятуллиннарның ышычлы кулында. Иң күп ашлык суктыручы - 23 яшьлек Фәнзар Шәфиков.
«Әгәр көннәр яхшы торса, урып-җыюны атна ахырына төгәлләргә җыенабыз», – дип сөйләде ФәйзарГайсин.
«Кама Беконы» ҖЧҖ кырларында 11 комбайн эшли. Соңгы көннәрдә өстәмә ике «Акрос» комбайны чыккан. Бүгенгә монда барлык мәйданның 75%тан артыграгы җыелган. Хуҗалык игенчеләре көзге бодай, арпа кырларын җыеп бетерделәр һәм язгы бодай кырына төштеләр. Хәзер 120 гектар язгы бодай һәм 250 гектар люпин җыеп аласы бар.
«Безнең барлык комбайнчылар тәҗрибәле, уракта беренче ел гына эшләмиләр, барысы да үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар», – дип сөйләде хуҗалык агрономы Андрей Хохлов. Фәнис Гатин – иң күп ашлык суктыручы, ул 2 мең тоннадан артык суктырган. Алдынгылар рәтендә шулай ук Илфат Сәйфетдинов, Александр Колпаков, Ирек Талипов, Рамил Зәкиев, Виктор Елкин да бар.
Фәнис Гатин берничә ел инде алдынгылар рәтендә бара. Комбайнда ул тугызынчы сезонын эшли, ә авыл хуҗалыгындагы эш стажы – 30 ел. Комбанчыларны котларга килгән Хәйдәр Сабитов һәм Әнсар Әбдельманов игенчеләргә тырышып эшләүләре өчен зур рәхмәт белдерделәр һәм күчмә әләмнең барлык комбайнчыларга да эләгүен теләделәр.