Гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларына ветеринария ярдәме күрсәтүгә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан прейскурант эшләнде

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы районнарында югары темпларда урып-җыю эшләре бара. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов актив рәвештә хуҗалыклар кырларына чыгалар һәм игенчеләр, механизаторлар белән очрашалар. Шундый очрашуларда республика җитәкчелегенә еш бирелә торган сораулар арасында гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларына ветеринария хезмәте күрсәтүгә бәяләр турында да шактый очрый.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, 2016 елда эпизоотиягә каршы план буенча чаралар үткәргәндә түләүле һәм түләүсеә ветеринария хезмәте күрсәтүгә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан прейскурант эшләнде, дип хәбәр итте.

Мәсәлән, сыерларга (шул исәптән башмак таналарга) ветеринария хезмәте күрсәтү елга 500 сум тора, шуның 300 сумы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан субсидияләнә, ягъни хуҗасына кире кайтарыла.

Калган хайваннарга хезмәт күрсәтелүләр түләүсез. Аеручы куркыныч саналган авыруларга каршы эпизоотик чаралар түләүсез башкарыла.

Түләүсез күрсәтелә торган ветеринария хезмәтләре арасында – түләмәгә (сибирская язва), котыру авыруына каршы вакцинация (сыерлар, шул исәптән башмак таналар, 3 айдан зуррак булмаган яшь эремөгезле терлекләр, сарыклар, кәҗәләр, атлар), классик дуңгызлар чумасына каршы дуңгызларгавакцинация, туберкулезга тикшерү (сыерлар, шул исәптән башмак таналар, 2 айдан зуррак булмаган яшь эре мөгезле терлекләр), бруцеллезга һәм лейкозга тикшерү өчен кан алу (сыерлар, шул исәптән башмак таналар, сарыклар, кәҗәләр, атлар, дуңгызлар, 4 айдан зуррак булмаган яшь терлек), план буенча ветеринария хезмәтләре күрсәтүгә чыгу, терлекләрне карау, ашату, дәвалау буенча консультация һәм тиешле документлар тутыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International