«Болгар ХПП» ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан яңа уңыш ашлыгын кабул итү июльуртасыннан башланган иде. Бу көннәрдә предприятие коллективы өч сменада эшли.
«Складларны ашлык кабул итүгә ныклап әзерләдек, – дип сөйләде ашлык кабул итү предприятиесе директоры урынбасары Андрей Ефимов, – быелгы уңышның яхшы саклануына шикләнмәскә мөмкин. Складларга ел саен ремонт ясала, ә соңгы өч елда дүрт ашлык складының түбәләре тулысынча алыштырылды».
Предприятие лабораториясендә ашлык күрсәткечләрен төгәл һәм тиз ачыклау өчен камилләштерелгән заманча «Инфраскан» приборы куелды. Монда лаборатория мөдире Лариса Терехова җитәкчелегендә лаборантлар Марина Тегулева һәм Екатерина Егорова үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкаралар.
Үлчәү участогында 60 тонналык электрон үлчәүләр куелган. Бу җайланма ел саен тикшерү уза, аны метрологик хезмәт белгечләре башкара. Аның төгәл эшләве Ирина Силахина һәм Ирина Медведеваҗаваплылыгында.
Ашлыкның чүпләнү, дымлылык күрсәткечләрен ике киптерү-чистарту участокларының белгечләре тикшереп тора. Һәр сменада ике оператор эшли, җайланманың өзлексез эшләве өчен киптерү буенча өлкән мастерлар Юрий Сесин һәм Владимир Лукашин җаваплы.