Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданының 69%ы җыелган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, 2016 елда Татарстан Республикасында чәчүлекләр мәйданы 2 млн. 900 мең га тәшкил итә. Соңгы еллардагы финанс кыенлыкларына да карамастан, чәчүлек мәйданнары күләме кимемәгән. Урып-җыюга караган мәйданның гомуми күләме 1,6 млн. га тәшкил итә. Урып-җыю югары темплар белән бара: соңгы 14 көндә республикада тәүлегенә 50 мең гектардан артык ашлык суктыралар –республикада соңгы елларда мондый темпларда эшләү күзәтелмәгән. Спикер билгеләп үткәнчә, мондый эшкә һава шартларының уңай торуы һәм уңдырышлылыкның югары булуы этәргеч бирә. Суктырылган ашлыкның күләме бүгенге көнгә 3 млн. тоннага якын.
Районнардагы эшләрнең барышына килгәндә, Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасының Әтнә (86%), Саба, Әлки, Алексеевск, Азнакай (80 процентка якын) районнарында эшләр активрак бара, дип хәбәр итте.
Бүгенгә республикада 1023,9 гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, 2,9 млн. тонна ашлык салынган. Иң күп ашлык Буа районында суктырылган (127,1 мең тонна), аннан кала Азнакай районы(121,2 мең тонна) һәм Сарман районы (113,2 мең тонна).
Илдус Габдрахманов билгеләп үткәнчә, быелгы уңышка һава торышының тәэсире зур булды.Татарстанның көньяк-көнчыгышында иң түбән күрсәткечләр. Әгәр республика буенча уртача уңдырышлылык 28,7 ц/га булса, Баулы районында ул – 18 ц/га, чөнки анда җәй буе да явым-төшем булмады диярлек. Татарстан Республикасының Ютазы районында да хәлләр шулайрак.
Уңдырышлылык буенча иң алдынгылар рәтендә Зәй районы – гектардан 41 центнердан артыграк, аннан кала Нурлат районы – 37,6 ц/га һәм Тәтеш районы – 36,1 ц/га.
«Бездә ирләр генә түгел, хатын-кызлар да комбайнчы булып эшлиләр. Республикада барысы 3500 комбайнчы эшли. Иртәдән кичкә кадәр, көнне-төнгә ялгап, өстәвенә 35 градус эсседә эшлиләр – бу, чынлап та, фидакарьләрчә хезмәт итү. Быел без бу кешеләрнең эшенә җитдирәк мөнәсәбәттә булдык. Барлык районнарда матди кызыксындыру чаралары эшләнде. Масакүләм мәгълүмат чараларында да алдынгылар турында күп язалар», – дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов.
Яңа технологияләр куллануга килгәндә, министр урынбасары бүген орлыкларның сыйфатына зуригътибар бирелүе турында сөйләде. Быел бөртекле культураларның 26 проценты оригиналь, элиталыорлыклар. Бу орлыклар бертигез шартларда үскән башка шундый ук культураларга караганда кимендә ярты тоннага күбрәк уңыш бирәләр. Моннан тыш, республикада дым тотучы технологияләр киң кулланыла. Мәсәлән, вакланган салам югары температурада дымны саклый торган «агрономик юрган»барлыкка китерә.
Шулай ук үсемлек аста җыелган дымга күбрәк үтеп керә алсын өчен сөрүлек җирләрен тирәнтен эшкәртү башкарыла.
Моннан тыш, республикада «игенчелекне биологияләштерү» кебек киң күләмле технология кулланыла башлады, авыл хуҗалыгы культуралары өчен үсеш чыганагы буларак органик ашламаларның төрле төрләре кулланыла.