«Аксу Агро» ҖЧҖеннән аталы-уллы комбайнчылар урып-җыюда ирешкән югары күрсәткечләр өчен премия белән бүләкләнделәр

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының «Аксу Агро» ҖЧҖеннән аталы-уллы Владимир һәм Олег Овчинниковлар урак башланганнан бирле «Акрос» комбайнында 1,4 мең тонна ашлык суктырдылар.

Владимир күп еллар инде механизатор булып эшли. Олег, әтисе юлыннан китәргә ниятләп, һөнәри лицейтәмамлый. Олегның механизатор стажы сигез елга якын.

Овчинниковлар гаиләсе Чуаш Енорускино авылында яши. Авылдашлары алар алар турында хезмәт сөючән һәм тату гаилә дип сөйлиләр.

Шушы көннәрдә «гаилә экипажы» акчалата премия алуга сертификат белән бүләкләнде. 2016 елгы урак алдынгыларына бүләкне районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миниршат Алимовтапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International