Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара һәм Мамадыш муниципаль районнарында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та йөрде.
Рөстәм Миңнеханов Кукмара районына килүгә үк авыл хезмәтчәннәре белән очрашты һәм урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Бүгенгә монда барлык мәйданның 70%ы җыеп алынган, бу – 21,5 мең га. Игенчеләр һәркөне 4,1 мең тонна ашлык җыеп алалар, уртача уңыш 31,6 ц/га тәшкил итә. Кукмаралылар әлегә 68 мең тонна иген җыйганнар.
Татарстан Президенты авыл хезмәтчәннәренең эшен уңай бәяләде, авыл хуҗалыгының башка юнәлешләрен дә үстерергә кирәк, дип белдерде ул, бигрәк тә терлекләрнең баш санын арттыру буенча.Район башлыгы Сергей Димитриев Кукмара районының бүген сөт җитештерү буенча алда баруы турында әйтеп узды, көнгә 202 тоннадан артык сөт җыела.
Терлекчелек темасын «Урал» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы тарафыннан төзелгән яңа мегафермада булганда дәвам иттеләр. Монда предприятие директоры Газинур Хәбибрахманов кайбер аңлатмалар бирде.
«Урал» АХҖК башлыгы әйтүенчә, яңа проектны гамәлгә ашыру өчен 300 млн. сум акча тотылган. Мегаферма 1 мең савым сыерына исәпләнгән. Монда тәүлеккә 60 тоннага кадәр сөт җитештерергә мөмкин.
Комплекста сәгатькә 200 баш сыер савуны тәэмин итә торган заманча «Карусель» сыер саву залы бар. Автоматлаштырылган система фермадагы бөтен эшне җиңеләйтүне һәм тизләүне гарантияли.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов, «Урал» АХҖК (Түбән Казаклар авылы), Вахитов ис. АХҖК (Яныл авылы – Чура авылы), «Восток» ҖЧҖ (Ядегәр авылы), «Рассвет» АХҖК (Нырья авылы), «Әсәнбаш» ҖЧҖ АФ «Сөт иле» (Урта Кумор авылы – Березняк авылы – Әсән Елга авылы) һәм «Урал» ҖЧҖ (Киндерле Күл авылы) өсләреннән очып узып, урып-җыю темплары белән танышты.
Аннары ул Мамадыш районына юл тотты, анда кырлар өстеннән очып узганнан соң районның агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм инвесторлары, фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район башлыгы Анатолий Иванов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә урып-җыю эшләре 64 %ка тәмамланган. Район буенча уңдырышлылык күрсәткечләре төрлечә: уртача бер гектардан 27,5 центнер ашлык җыелса, кайбер кырларда гектардан 74 центнер суктырып алалар. Районда бүгенгә 68,2 мең тонна иген җыелган. Район башлыгы әйтүенчә, бөтен эшләр график буенча бара һәм урып-җыюны 25 августка тәмамларга планлаштырыла.
Республика программаларының барысы да тулы күләмдә гамәлгә ашырыла, диде Анатолий Иванов. Шул арада тәмамланган проектлар арасында - Түбән Ушма авылы мәктәбенә һәм мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды.
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Мамадыш районының авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендәмөмкинлекләре зур, бигрәк тә терлекчелек һәм сөт җитештерү буенча.
Урып-җыю барышы турында кыскача хисап тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов Түбән Ушма авылында АПКның яшь терлекләре өчен төзелгән терлекчелек комплексына килде. 2100 башка исәпләнгән әлеге объект 2014 елда төзелеп беткән иде. Комплекста иң заманча җайланмалар урнаштырылган һәм ул терлек үстерүдәге барлык таләпләргә җавап бирә. Ферманы карау барышында Татарстан Республикасы Президенты, мондый комплекслар төзү Татарстан Республикасында сөт терлекчелеген үстерүгә ярдәм итә, дип ассызыклады.