Авыл тематикасы буенча Бөтенроссия конкурсына 57 төбәк журналистларыннан 800гә якын эш керде

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсына 8 августка Россиянең 57 төбәгеннән 790 эш керде.

Бирелгән гаризалар буенча Үзәк һәм Идел буе федераль округлары алда бара.Төбәкләр арасында иң активлары: Оренбург, Орел һәм Тамбов өлкәләре, Марий Эл һәм Удмуртия республикалары, шулай ук Красноярск крае.

Конкурсның максаты – массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә авылда эшләү перспективаларын күрсәтү, актив кешеләргә авыл хуҗалыгын үстерүгә бәйле проектларда үзләрен күрсәтү мөмкинлегенбирү, яшь белгечләрне авылга җәлеп итү.

Журналистлар эшләренең Бөтенроссия конкурсы «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында үткәрелә. Иң күп гаризалар түбәндәге номинацияләр буенча керде: – «Импортны алыштыру шартларында агросәнәгать комплексын үстерүне иң яхшы яктырткан өчен», «Авылда кече эшкуарлыкны һәм кооперацияне үстерү темасын иң яхшы яртырткан өчен», «Авыл территорияләренең тарихи-мәдәни һәм табигый куәтен саклап калу темасын иң яхшы яктырткан өчен», «Бүгенге авыл хатын-кыз хезмәтчәне портреты” һәм башкалар, барысы 13 номинация.

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәкләр. Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Документлар 2016 елның 20 июненнән 31 августына кадәр agrosmi2016@yandex.ru электрон почта аша кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International