«Органик Төркемнәр» – «Чулман» ҖЧҖенең “Тәкермән” бүлекчәсеннән Венера Бикмөхәммәтова «Дон-1500» комбайнында урак башланганнан бирле 850 тонна ашлык суктырган. Бүгенге көндә ул Минзәлә районында шундый комбайнда эшләүчеләр арасында алдынгылар рәтендә бара. Венера Бикмөхәммәтова, урып-җыюда катнашып кына калмыйча, иртән машина-трактор паркының ягулык станциясендә хуҗалыктагы барлык техникага ягулык салу вазыйфаларын да башкарып өлгерә.
Башта Венера Бикмөхәммәтова ире янында комбанчы ярдәмчесе булып эшли, аннары үзе мөстәкыйльэшли башлый. Тракторчы-машинист таныклыгын ул 2007 елда ала. Венераның сүзләренә караганда, аңа комбайнны йөртә белүен һәм бу техниканың бөтен нечкәлекләрен белгәнен раслау өчен шактый тырышырга туры килә.
Бу елның урак чорында Венера Бикмөхәммәтова үзенә ярдәмче итеп Ленар Губаевны алган. Хуҗалык белгечләре әйтүенчә, Венераның хезмәте иң югары бәяләүгә лаек.
Аның ире Илгиз Бикмөхәммәтов тә шул ук «Тәкермән» бүлекчәсендә эшли. Ул механизаторлар отрядына җитәкчелек итә.