Татарстан Республикасы кырларында 860 мең гектар мәйданда 2,5 млн тоннадан артык ашлык суктырылган, бу барплык мәйданнаың 58 процентын тәшкил итә. Республика буенча уртача уңдырышлылык – 29,3 ц/га.
Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Марат Әхмәтов районнарда уңыш җыюның югары темплар белән баруы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, барлык мәйданның яртысыннан кимрәген, ягъни 630 мең гектар уңыш җыясы калган.
Ул шулай ук, сентябрьгә ашлык җыю комбайннарын 100 мең гектар ашлык кукурузын һәм 100 мең гектар көнбагыш җыю өчен бушатырга кирәк булачак, диде. «Бу культураларның күпчелек өлешен сентябрьдә җыеп өлгерергә кирәк. Кырларның торышы узган елның шушы чорына караганда күпкә яхшырак», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Марат Әхмәтов кайбер районнар буенча урып-җыюның барышы турында белешмәләр китерде. "Буада 100 мең тоннан артык ашлык суктырылган, бүген кичкә актанышлылар да шул чиккә җитәчәкләр, ә иртәгә Азнакай, Зәй, Сарман, Тәтеш муниципаль районнары да 100 мең тонна ашлык суктырыр дип ышанып калабыз», – диде ул.
Күрсәтелгән слайдлардан күренгәнчә, Әтнә районында 74 %, ягъни 13,2 мең гектар мәйданда 38,1 мең тонна ашлык суктырылган, Әлки районында 70 %, ягъни 21 мең гектарда 67 мең тонна ашлыксуктырылган, Нурлат районында 68%, ягъни 24 мең гектарда 93 мең тонна ашлык суктырылган.
Марат Әхмәтов кайбер районнар башлыкларын уңыш җыюга игътибарлырак булырга өндәде. Әйтик, Баулы, Биектау, Югары Ослан, Алабуга, Мөслим районнарында уңыш җыю республика буенча уртача күрсәткечләрдән калыша.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, урып-җыю темасы бүген аеруча мөһим, диде.– Һәркөнне районнарда булабыз, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, механизаторлар белән очрашабыз, бик яхшы үрнәкләр бар – шул исәптән яшь механизаторларның эшләве, диде министр.
Рөстәм Миңнеханов, бүген эшче һөнәрләренең абруен күтәрү бик мөһим, дип ассызыклады.
«Бу – җәмгыятьнең, безнең барыбызның да хезмәт кешеләренә булган мөнәсәбәте, – диде ул. –Комбайнчылар, механизаторлар эше бүген аеруча ихтирамга лаек булырга тиеш һәм аларның абруен күтәрергә кирәк. Бу яшьләр өчен дә яхшы үрнәк булырга мөмкин. Бу урып-җыю мәсьәләсе генә түгел, ә үз үрнәкләрендә алар хезмәт геройлыгын күрсәтләр. Болар – сүзләр генә түгел, мондый кешеләр бездә күп, аларга аерым игътибар булырга тиеш».
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү мәсьәләсен дә күтәрде. Хуҗалыкларда савым сыерларын саклап калу өчен авылга ярдәм итү рәвешен табу бик мөһим, диде ул. Рөстәм Миңнеханов, бу мәсьәләне хәл итү ягын карарга, былтыр нинди ярдәм төре күрсәтелгән, шуны күтәрергә кирәк, диде.