Татарстанга Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Валерий Жуков килде

2016 елның 5 августы, җомга

Кичә, 4 августта, мелиорация буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсен уздыру өчен Татарстанга Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Валерий Жуков килде. Департамент директорын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, «Татмелиорация» ААҖ генераль  директоры Әнвәр Залаков каршыладылар.

Казанга килгәч, Валерий Жуков Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашты, алар семинар эше мәсьәләләре буекнча фикер алыштылар.

Департамент директоры мелиорация өлкәсендә Татарстанның уңай тәҗрибәсен һәм төбәкнең сугарылган җирләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру мөмкинлекләрен уңай бәяләде. Соңгы елларда республикада мелиорация тармагын үстерү буенча Россиядә аналоглары булмаган киң күләмле программаларның эшләнүе һәм гамәлгә ашырылуы турында да билгеләп үттеләр. Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү Россия Федерациясенең дымлылык җитәрлек булмаган зоналарында урнашкан башка субъектлары өчен дә шактый кызыклы.

Искәртеп үтәбез, 2016 елның 5-6 августында Татарстан Республикасында Идел буе федераль округының Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына караган федераль дәүләт мелиорация учреждениеләре җитәкчеләре катнашында мелиорация буенча семинар-киңәшмә узачак.

Семинарның эш программасында республиканың Лаеш, Биектау һәм Арча муниципаль районнарында төзелә яисә эшли торган мелиорация объектларында, “Казан сугару техникасы заводы” ҖЧҖендә булу, республика хуҗалыкларының сугарылган җирләрендә авыл хуҗалыгы культураларын үстерүнең уңай тәҗрибәсе белән танышу күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International