Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы терлекчеләре тулаем сөт җитештерү күләме буенча алдынгылар рәтендә

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы терлекчеләре республика районнары арасында тулаем сөт җитештерү күләме буенча алдынгылар рәтендә булуны дәвам итәләр. 3 августта районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 203 тонна сөт савылган. Икенче урында Балтач районы бара (199,7 тонна), өченчедә ­– Арча районы (166,3 тонна). Дүртенче урында – Актаныш районы (158 тонна), бишенче урында – Әтнә районы (154 тонна).

Бер сыердан иң күп тәүлеклек савым Әтнә районында, ул 21,7 кг тәшкил итә. Саба районында бер сыердан уртача 20,5 кг сөт алалар, Кукмара районында – 19,8 кг.

Татарстанда 3 августта тулаем савым 3554,6 тонна булды, бу күрсәткеч узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 101,9 тоннага күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International