Кайбыч муниципаль районының Кече Мәми авылында «Ак Барс Кайбыч» ҖЧҖнең 100 баш сыерга исәпләнгән яңа сөтчелек фермасы эшли башлады.
Объект ташландык терлекчелек биналарын яңарту нәтиҗәсендә барлыкка килде.
Ферма заманча сөтүткәргеч һәм башка җайланмалар белән җиһазландырылган, өч тонна сөт сакларлык суыткыч урнаштырылган. Хезмәткәрләр өчен ял итү бүлмәсе һәм душ бүлмәсе бар.
Бүгенгә монда 96 баш эре мөгезле терлек бар, тәүлеккә 400 литр сөт алына.
Яңа терлекчелек объектын ачу белән 12 яңа эш урыны барлыкка килде.
«Элек эшкә күрше районга йөрергә мәҗбүр идем. Хәзер исә биш минутта эшкә барып җитәм. Моңа мин бик шатмын», - дип сөйләде сыер савучыларның берсе - Людмила Рыбакова.
Ферма алга таба уңышлы эшләсен өчен аны тагын да киңәйтү, аерым биналар төзү, бозау тудыру бүлекчәсен булдыру планлаштырыла.