Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖнең эш коллективы белән очрашты.
Очрашу барышында предприятиенең генераль директоры Илшат Ганиев «Майский» теплица комбинаты»ның гомуми торышы, күрсәткечләре һәм уңышлары турында сөйләде.
2010 елдан башлап «Майский» теплица комбинаты» үз энергия системасын актив үстерә. Кыска гына срокларда һәркайсы 42 МВт булган 3 җылылык котельнясын төзеп, файдалануга кертте. 2011 елдан гомуми электр куәте 47 Мвт булган ике энергия үзәге файдалануга кертелде.
Быел электр куәте 23,5 Мвт булган өченче энергия үзәген төзеп бетерергә планлаштыралар.
«Соңгы өч елда без үзебезне ныклы хис итәбез, үзебезнең җитештерү һәм икътисадый күрсәткечләребезне яхшыртабыз», - диде ул.
«Майский» ТК» ҖЧҖ даими рәвештә үзенең үсемлекләрен биологик яклау системасын (биоысул) үстерә,аның нәтиҗәсендә экологик чиста, химиясез продукция җитештерелә.
Импортны алыштыру өлкәсендә актив эш алып барыла, «Майский» ТК» ҖЧҖендә яңа өлгергән яшелчәләрнең европа линиясе тулысынча гамәлгә ашырыла:
- «Казан» агропаркында сату күләме шактыйга артты;
- узган елдан башлап Казанның барлык районнарында Зеленодольск районында 20дән артык автокибет эшли, 2015 елның сентябреннән аларның саны 40ка кадәр җитәчәк.
2013 елдан хезмәткәрләрнең торак, хезмәт шартларын яхшырту буенча программа эшләнде һәм гамәлгә ашырыла. Ике ел эчендә 55 һәм 44 фатирлы ике тулай торак файдалануга кертелде, аның беренче катында 50 балага исәпләнгән балалар бакчасы ачылды.
«Тулай торакларны Президентның социаль программалары нигезендә төзедек, шулай итеп безнең хезмәткәрләрнең 98%ы торак белән тәэмин ителгән», - дип өстәде Илшат Ганиев.
Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов коллективка эшләре өчен рәхмәт әйтте. «Майский» ТК» ҖЧҖ –Татарстанның чын милли бренды. Ул - республика байлыгы, генераль директор тырышлыгы белән предприятиедә президент программалары уңышлы гамәлгә ашырыла», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.Аннары министр республиканың социаль- икътисадый үсеше, АПК торышы, тиөрле өлкәләрдә гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары, авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме, шулай ук республиканың президент программалары турында сөйләде.
«Татарстан һаман үсештә. Яхшы якка таба үсә», - дип өстәде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Очрашу ахырында Марат Әхмәтов «Майский» ТК» ҖЧҖ хезмәткәрләренең сорауларына җаваплар бирде.
Белешмә өчен:
«Майский» ТК» ҖЧҖ Россия Федерациясендә якланган грунтта яшелчәләр җитештерүче иэ эре предприятиеләрнең берсе, елга 30 мең тоннадан артык продукция җитештерә.
«Майский» ТК» ҖЧҖ Россиядә якланган грунтта җитештерелгән яшелчәләр уңышы буенча лидер, ул Европа буенча алдынгы җитештерүчеләр рәтендә (якынча кыяр - 150,8 кг/кв. м., томат - 75 кг/кв. м.).
Кышкы теплицалар мәйданы 42 гектар тәшкил итә, шул исәптән яктылык белән үсә торган культуралар мәйданы – 24 гектар.
Иинновацион продукция өлеше - 74%тан артык.
Киләчәктә, 2016 елда, томат җитештерү буенча 5 га мәйданлы яңа, заманча теплица комплексы төзү планлаштырыла.