Апас районы кырларында бу көннәрдә 100дән артык авыл хуҗалыгы техникасы эшли. Урып-җыю белән бер үк вакытта терлекләргә азык әзерләү дә дәвам итә. Мәсәлән,«Свияга» ҖЧҖтә арпаны махсус әчеткечтә консервацияләүгә зур игътибар бирәләр. Узган елда агрофирманың ашлык амбарында терлекләр өчен бу азык төре берничә тонна әзерләнгән иде. Ә быел әлеге кыйммәтле азыкны 10 мең тонналап әзерләргә җыеналар.
«Әгәр һава шартлары тоткарлык тудырмаса, мондый азыкны кукуруздан да әзерләргә уйлыйбыз. Уңай яклары бик күп булган мондый азыкны өч ел рәттән әзерлибез инде. Шуның аркасында сөтнең майлылыгы да язгы-көзге чорда 3,7 - 3,9 процентка җитә. Һәм мондый сөт өчен акчасы да күбрәк түләнә», – дип сөйләде «Свияга»ҖЧҖ җитәкчесе Марат Хәсәнов.