Кырга агитбригада килү — республика районнарында ел саен була торган матур гадәт. Механизаторлар өчен концерт программалары Азнакай, Аксубай, Нурлат муниципальрайоннарында булды инде.
Азнакай районында «Юлдаш» агитбригадасын һәркем белә. Төшке аш вакытында иҗат төркеме комбайнчыларга чын мәгънәсендә бәйрәм ясый. Во время обеденного перерыва творческая группа дарит комбайнерам настоящий отдых. Әлеге төркемнең җырлы-биюле чыгышларын «Таллы Бүләк» АХҖК, «Марс» ҖЧҖ, «Хәмит Мөстәкыймов ис.» ҖЧҖ хезмәтчәннәре яратып карарга өлгерделәр инде
Аксубаевском районында игенчеләр өчен чуаш һәм рус телләрендә дә җырлар яңгырады.
Нурлат игенчеләрен кичәге көннән башлап инде концертлар белән сөендерәләр. Агитбригада үз юлын “Нурлат сөте” ҖЧҖнең Иске Чаллы бүлекчәсеннән башлаган иде. Иҗат төркеме составында НаиләҖиһаншина, Олеся Тахманова, Илшат Гайсин, Валентина Голубева һәм Альберт Абдрахманов бар.
«Концерт бик ошады. Азрак эштән ял итеп алдык, кәеф тә күтәрелеп китте», - дип, гади генә сүзләр белән артистларга рәхмәт әйтте “Нурлат сөте” ҖЧҖ механизаторы Владимир Красников.