Рөстәм Миңнеханов Баулы, Бөгелмә һәм Әлмәт муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә урып-җыю эшләренең барышы белән танышу өчен Баулы, Бөгелмә һәм Әлмәт муниципаль районнарында булдылар.

Аны Баулы муниципаль районында «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм Баулы муниципаль районы башлыгы Рамиль Гатиятуллин озата йөрде.

Район кырлары өстеннән очып узганнан соң Рөстәм Миңнеханов Потапово-Томбарлы авылыннан ерак түгел урып-җыюда катнашучы механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы механизаторлардан басудагы хәлләр турында сорашты. Ул билгеләп үткәнчә, начар һава шартларына карамастан, урып-җыюны вакытында тәмамларга кирәк, югалтулар мөмкин кадәр аз булырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов һәм аның белән йөрүчеләр килгән җиргә берничә фермер стендлар корган һәм үз продукциясен куйган иде. Күргәзмәне караганда Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы товарларын сатып булу-булмавы белән һәм игенчеләрне борчыган мәсьәләләр белән кызыксынды. Хуҗалыклар җитәкчеләре билгеләп үткәнчә, җитештерү асылда президент программалары ярдәмендә бара һәм алар Рөстәм Миңнехановка авыл кешләренә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручының игътибарын агропарк стенды җәлеп итте, ул якын киләчәктә Баулы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең сәүдә үзәгенә әверелергә тиеш. Комплекс җитәкчеләре Рөстәм Миңнехановтан объектка керү юлларын салуда ярдәм күрсәтүен үтенделәр. Рөстәм Миңнеханов үз ярдәмчеләренә тиешле күрсәтмәләрен бирде.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов баулыларны түбән сөт җитештерү күрсәткечләре өчен тәнкыйтьләде.

«Сөт – ел әйләнәсенә керем чыганагы. Моны онытмаска кирәк», - диде ул авыл кешеләренә.

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамиль Гатиятуллин кадрлар мәсьәләсен кузгатты. Ул, Баулы аграр колледжының начар матди-техник базасы заманча кадрлар әзерләүгә киртә сала, диде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Баулы районында техник яктан тәэмин ителешнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавына басым ясады.

Рөстәм Миңнеханов Наиль Магановны баулыларга шушы проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтергә өндәде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Әхмәтов Бөгелмә районында урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар. Аларны «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин озата йөрде.

Таллы Бүләк  авылы кырындагы Муса Җәлил исемендәге агрофирма кырларының берсендә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Бөгелмә муниципаль районының авыл халкы белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре күргәзмәсен карады, анда төп продукция тәкъдим ителгән иде. Алар арасында катнаш азык җитештерүчеләр продукциясе, сөт продукциясе, бал, көнбагыш мае, кондитер эшләнмәләре һәм икмәк ризыклары бар иде.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Рөстәм Миңнехановка районның агросәнәгать комплексындагы вәзгыять турында мәгълүмат бирде. Гомуми чәчү мәйданы - 60 мең гектардан артык, шул исәптән 42 мең гектардан артыгы - игенгә яраклы җир (7,7 мең га — уҗым кыры). 

Урып-җыю эшләрен оештыру һәм аларның барышы тиешенчә бәяләнде. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләвенчә, бүгенге көндә төп бурыч — өлгергән уңышны югалтуларсыз җыю. Ул шулай ук авыл башлыклары игътибарын кешеләр белән конкрет эш итүгә юнәлдерде. 

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ның эш сәфәре Әлмәт районында дәвам итте. Аны һәм Марат Әхмәтовны анда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов озата йөрделәр. Кырлар өстеннән очып узгач, алар авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм механизаторлар белән очраштылар.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Токарликов ис.» ААҖ кырларында булды, район авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады.

Аеруча Рөстәм Миңнеханов игътибарын 800 башлык эре мөгезле терлек фермасын робатлаштыру проектын гамәлгә ашрыу планы турындагы стенд җәлеп итте. Әлеге проект дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында башкарылачак. 

Айрат Хәйруллин Әлмәт районында урып-җыю эшләре барышы турында хәбәр итте, районда авыл хуҗалыгы тармагы үсешенең перспективалары белән таныштырды. 

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт игенчеләре эшен югары бәяләде һәм аларга уңыш җыю кампаниясен уңышлытәмамлап чыгуларын теләде. 

«Бүгенге көндә кызыклы юнәлешләргә игътибар итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Буш, ташландык җирләр булырга тиеш түгел. Җир эшләргә тиеш! Үз кулың белән үстергән яшелчәләр һәм җиләк-җимеш чит илнекенә караганда тәмлерәк тә, файдалырак та. Фермерлыкны үстерергә кирәк, шәхси хуҗалыклар санын арттыру зарури. Дәүләт ярдәме бар, республика программалары эшли, эре сәнәгатьчеләр, инвесторлар ягыннан да аңлау бар. Кадрлар әзерләргә, яшьләрне җәлеп итәргә кирәк, һәм әлеге мәсьәләне сездән яхшырак башкаручы булмый». 

Аграрчылар үз чиратларында Рөстәм Миңнехановка авыл хуҗалыгына ярдәм итү программасын гамәлгә ашыруы өчен рәхмәт белдерделәр. 

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов урып-җыюда катнашкан һәрбер кешенең уңай хисләр белән эшләгәннәрен билгеләде. 

«Бөтен җирдә эшлекле хисләр, - диде ул. - Уңышны җыю дәрәҗәсе хәзер өлгерүгә һәм кырлар әзерлегенә бәйле. Гомумән, бөтен җирдә эш яхшы оештырылган. Мин механизаторлар, авыл җитәкчеләре белән сөйләштем - барысында да эшлекле ритм, мин эшләр барышы белән канәгать. Әлбәттә, уңышның күбрәк булуын телибез, әмма корылык һәм дым җитмәү тәэсире бар. Шулай да кирәк күләмдә бөртеклеләр һәм ашлык әзерләвебездә бүген шик юк! Минемчә, илебез азык-төлекнең эре экспортеры булырга тиеш. Бездә җир күп, сәләтле кешеләр - эшкуарлар да күп. Әйтик, биредә, Әлмәт районында, эшкуарлар дөнья дәрәҗәсендә эш итә алуларын исбатлады, җиләк плантациясе булдырылган.Сүз бакчалар булдыру турында бара, без бүген монда үстереләчәк алмалар һәм грушаларны авыз иттек. Әлеге продукция сыйфаты кибетләрдә зур акчаларга сатып алына торган импорт белән бөтенләй чагыштырырлык түгел. Кешеләрнең югары сыйфатлы азык-төлек продукциясен сатып алу мөмкинлеге булу бик мөһим, бу, иң беренче чиратта, безнең сәламәтлек. Шуңа күрә минем фикеремчә, безнең потенциал гаять зур - импортны алыштыруда гына түгел, ә экспортка юнәлеш алу өчен дә». 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International