Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бодайга экспорт пошлиналарын үзгәртергә тәкъдим итә

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

Яңа формула буенча пошлина нульгә калдырылмый, әмма фактта исә ул   минимальдәрәҗәдә була. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бодайга карата гамәлдәге чыгару пошлиналарын 15 майдан юкка чыгару турында карар проекты әзерләгән.

Бер үк вакытта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы пошлинаны исәпләүнең яңа формуласын тәкъдим итте: минималь ставканы 1 евро күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә, максималь ставка базардагы вәзгыятьтән чыгып исәпләнәчәк.

Бүген бодайга карата гамәлдәге экспорт пошлинасы таможня хакыннан 15 процент һәм шуңа 7,5 евро кушыла,әмма бер тоннага 35 евродан да ким түгел. Ул 1 февральдән кертелгән иде.

Бу формула бик катлаулы дип аңлаталар ведомствода. Яңа формула нигезендә пошлина нульгә калдырылмый, әмма фактта исә ул   минималь дәрәҗәдә була.

Яңа формула эшләгәндә, белгечләр эчке базарда ашлыкның бер тоннасын 12 мең сум дәрәҗәсендә саклап калырга кирәк дигәннән чыгып эш иттеләр, дип аңалаттылар Министрлыкта. Әгәр аның бәясе 12 мең сумнан ким булса, түләүләр бер тоннага 1 евро гына булачак. Бу - чикләү алымы түгел, ә индикатив алымдип саныйлар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

«Ашлыкның бәясе крестьян өчен файдалы булуы безнең өчен бик мөһим. Крестьяннар ашлык сату исәбенә яшиләр, шуңа күрә болай эшләү гадел һәм дөрес булачак», - дип билгеләп үтте Министрлык башлыгыАлександр Ткачев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International