Аграр өлкә белән үзара кызыксыну

2015 елның 10 апреле, җомга

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры башлыгы Николай Федоров Казанга эш визиты белән килгәч, Индонезия Республикасының икътисад мәсьәләләре буенчаминистр-координаторы Софьян Джалил белән очрашты.

Яклар аграр өлкәсен үстерүдә хезмәттәшлек итү белән кызыксындылар. Аерым алганда, Россиягә Индонезиядән балык продукциясен кайтаруны һәм Индонезиягә Россиядән бөртекле ашлык, сыер ите, сарык ите, кош ите, әзер ит продукциясе һәм кош ите продукциясе җибәрүне арттыру мөмкинлеге хакында сөйләштеләр. Ике илнең дә авыл хуҗалыгы продукциясен кайтару иминлеге өчен җаваплы ведомстволары вәкилләре үзара даими элемтәдә торачаклар, дип билгеләп үтелде.

Очрашу барышында шулай ук Индонезиядән тропик майлар кайтару һәм Россия Федерациясе территориясендә әлеге продукцияне техник җайга салу мәсьәләсе дә кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International