Татарстанда 2015 елгы чәчү кампаниясенә гектарга 50 килограмм исәбеннән 135 мең тоннаминераль ашлама кирәк булачак.
Агымдагы елның 19 мартына авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан 40 мең тоннага якын ашлама тупланган, ягъни гектарга 14 кг чамасы (гектарга 19,5 кг көздән кертелгәнне исәпкә алып).
Хәзер авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «РАЦИН» ДУП аша алынган аммиак селитрасын төяп озату бара. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен әлеге бюджет ярдәменең күләме гектарга уртача 10 килограммнан артыграк тәшкил итә.
Бүгенге көнгә республика хуҗалыкларына 30 мең тоннага якын аммиак селитрасы төяп озатылган.