2015 елның 10 мартыннан 2015 года «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты»Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе «АПКда прогрессив технологияләр» программасы буенча зообелгечләр өчен укулар уздыра. Укулар барышында түбәндәге мәсьәләләр яктыртылачак:
- ВТО һәм икътисадый сакнцияләр шартларында аграр секторның нәтиҗәлелеген һәм конкуренциячеллегенарттыру;
- 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасы;
- терлекчелектә сакчыл җитештерү технологияләрен гамәлгә кертү;
- Татарстан Республикасында терлек азыгы җитештерүне үстерү концепцияләре. Терлек азыгы җитештерүендә конкуренцияле терлек продукциясен җитештерүне тәэмин итә торган ресурсларны саклау технологияләре;
- терлек продукциясен җитештерүнең үзкыйммәтен киметү;
- сөт терлеген үрчетүдә прогрессив технологияләр;
- терлекчелектә яшь терлекләрне үстерү технологиясе;
- экологик чиста сөт продукциясе җитештерү һәм эшкәртү;
- терлекчелектә хезмәтне һәм тормыш иминлеген саклау.
Белгечләр каршында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» Федераль дәүләт бюджетмәгариф учреждениесе ректоры Николай Якушкин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше идарәсе башлыгыРөстәм Сәитов, КДВМА профессоры Азат Алимов, ТИПКА профессорлары һәм укытучылары чыгыш ясаячак.
Укулар түгәрәк өстәл уздыру, аттестацияләр һзм таныклыклар тапшыру белән тәмамланачак.