Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов җитәкчелегендәге авыл хуҗалыгы белгечләренең һәм ветераннарның махсускомиссиясе ике көн эчендә районның барлык агропредприятиеләрендә булып чыкты, алардагы техниканың язгы чәчүгә әзерлеген тикшерде, дип хәбәр итә Азнакай муниципаль районының “Маяк” газетасы редакциясе.
Чәчү агрегатларының, техниканың торышын карап, бәяләүдән тыш, комиссия әгъзалары һәр механизатор белән аерым сөйләштеләр, аларның фикерләрен, гозерләрен, тәкъдимнәрен тыңладылар, киләчәккә эш планнарын билгеләделәр. Очрашу вакытында агропредприятиеләр җитәкчеләре, фермерлар, механизаторлар комиссия әгъзаларына үзләрен борчыган сорауларны бирергә ашыктылар, техниканың, агрегатларның җитәрлек булмавы, кредитлар, субсидияләр, ярдәм алу мәсьәләләрен күтәрделәр. Комиссия рәисе,муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, һәрберсен игътибар белән тыңлаганнан соң, аларны хәл итү юллары табылыр, дип ышандырды. Әйе, быел авыл хуҗалыгы өлкәсендә хәлләр җиңел түгел. Моның сәбәбе, беренчедән, финанс кыенлыклары. Шуңа күрә бүген бар техниканы, чәчү җайланмаларын күз карасы кебек сакларга кирәк. Шулай булса да, барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ныклап әзерләнүе, кадрлар белән тәэмин ителгән булу, механизаторларның оптимистик карашы чәчү кампаниясенең уңышлы узуына ышаныч тудыра.
Узган ел белән чагыштырганда, комиссия әгъзалары, быел техниканың язгы чәчүгә әзерлеге шактый яхшырак, дип бәяләделәр. Әйтергә кирәк, “Азнакай” АФ” ҖЧҖ бүлекчәләренең язгы чәчүгә әзерлеге бик әйбәт. Районның «Марс» ҖҖЧ, «Тукай» ҖЧҖ, «Чатыр тау» ҖЧҖ, «Союз-Агро» ҖЧҖ кебек алдынгы хуҗалыкларының чәчү техникасы эшкә тулысынча әзер. Былтыр тәнкыйтькә дучар булган «Агро ТНГС-И» ҖЧҖ, «Тойкино» ҖЧҖ, «Чалпы» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә быел уңай үзгәрешләр күзәтелә.