Казан дәүләт аграр университетында ачык ишекләр көне

2015 елның 10 марты, сишәмбе

«Казан дәүләт аграр университеты» ЮҺБ ФДБМУ бу елның 21 мартында ачык ишекләр көне үткәрә, әлеге чара университетның актлар залында 10.00 сәгатьтә башлана, адрес: Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 65 йорт.

Ул көнне булачак абитуриентларның университет ректоры, факультетлар деканнары, институтлар директорлары белән очрашу мөмкинлеге булачак, шулай ук алар уку аудиторияләрен һәм классларын карый алалар, тулай торак, спорт комплексыуниверситетның уку-демонстрация үзәге, Ландшафтдизайны үзәге белән таныша алалар, агымдагы елда югары уку йортына керү үзенчәлекләре турында белешмәләр алачаклар. Очрашуга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре чакырылган.

Казан дәүләт аграр университетында ачык ишекләр көне программасы өч өлештән тора.

Беренче өлеш – гомумиАбитуриентлар һәм ата-аналар Казан ДАУ турында, университетның тарихы һәм аның үсеше турында, 2014 елда Казан дәүләт аграр университетына кабул итү нәтиҗәләре турында, бу елда кабул итү үзенчәлекләре турында мәгълүмат алачаклар, Казан ДАУның студентлар тормышы турында сөйләшү булачак.

Икенче өлештә факультетлар деканнары һәм институтлар директорлары университеттагы факультетлар/институтлар турындабелгечлекләр, студентлар өйрәнә торган фәннәр турында, уку процессында укытучыларкуллана торган һәм киләчәктә эшләү барышында кулланырга мөмкин булган технологияләр турында сөйләячәкләр.

Өченче өлештә барлык теләүчеләр өчен югары уку йортына керү сынаулары исемлегенә керә торган гомуми белем фәннәреннән (математика, рус теле, физика, биология, җәмгыять белеме) БДИ тапшыруга әзерләнү буенча консультация дәресләре оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International