4 мартта Югары Ослан муниципаль районының «Заволжье» агросәнәгать комплексы» ҖЧҖ базасында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча семинар узды. Аны «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖнеңгенераль директоры Иван Егоров үткәрде.
Семинарда муниципаль район башлыгы Марат Зыятдинов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ составына керүче агрофирмалар һәм хезмәт күрсәтүче предприятиятиеләр директорлары, департамент белгечләре катнашты.
Семинарда катнашучылар «Заволжье» агросәнәгать комплексы» ҖЧҖнең машина-трактор паркында булдылар, анда предприятиенең эш планы нигезендә язгы кыр эшләренә җәлеп ителергә тиешле авыл хуҗалыгы машиналарының һәм тракторларының эшкә әзерлеге тикшерелде. Әйтергә кирәк, барлык тракторлар да механизаторлар ике сменада эшли алырлык итеп тупланган. Бөртекле культуралар һәм кукуруз орлыгы җитәрлек күләмдә әзерләнгән.
Семинарда шулай ук кайбер предприятиеләр җитәкчеләре язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсе турында белешмәләр бирделәр, искәрмәләрне бетерү буенча сроклар билгеләнде.
«Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ җитәкчелеге предприятиеләр җитәкчеләре алдында чәчү кампаниясен оешкан төстә һәм сыйфатлы итеп уздырырга дигән бурыч куйды.