Марат Әхмәтов Венгриянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Янош Балла белән очрашты

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Венгриянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Янош Балла белән очрашты.

Очрашу Казанда Игенчеләр саренда узды. Анда шулай ук Татарстан ягыннан министр урынбасарлары Ришат Хәбипов, Нәҗип Хаҗипов, Марат Җәббаров, Марат ТаһирҗановТатарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, ГУП «РАЦИН» ДУП генераль директоры ӘсхатьШәрапов,  Венгрия ягыннан – Венгрия илчелеге киңәшчесе, Венгриянең Россия Федерациясендәге Сәүдә вәкиллеге башлыгы Роберт Эндрейтер, Венгриянең Россия Федерациясендәге Мәдәни, фәнни һәм мәгълүмати үзәге директоры Андраш Барани катнашты.

Марат Әхмәтов һәм Янош Балла Татарстан Республикасы һәм Венгрия территориясендә АПК торышы турында мәгълүмат алыштылар, ике яклы хезмәттәшлекне алга таба дәвам итү һәм Татарстан Республикасының һәм Венгриянең авыл хуҗалыгы буенча эшче төркем төзү хакында фикер алыштылар.

Марат Әхмәтов 2014 елның декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе составында Венгриядә булган иде, шул чакта ул бу илнең парламент эшчәнлеге белән танышты, берничә эшлекле сөйләшүләрдә һәм Венгрия-Татарстан эшлекле форумы эшендә катнашты.

Казанда бүген узган очрашу республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә, АПК өлкәсендә чит ил партнерлары белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итәр дип билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International