Кичә, 2015 елның 22 гыйнварында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында чит ил авыл хуҗалыгы техникасына запас частьләрне алмаштырумәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык-техника сәясәте буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов рәислегендә узды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев,Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының машина төзелеше комплексы бүлеге башлыгыАртём Коновалов, «Татагролизинг» ААҖ, республика сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, авыл хуҗалыгытехникасы дилерлары һәм аларны кайтаручылар, агрохолдингларның баш инженерлары катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар республика сәнәгать предприятиеләрендә запас частьләр әзерләүгә заказлар урнаштыру мәсьәләләре буенча фикерләштеләр.
Әзерләүче заводлар вәкилләренә беренче чиратта әзерләнергә тиешле оригиналь детальләрнең һәм запас частьләрнең үрнәкләре бирелде.