Марат Әхмәтов: «Быел без халыкны Россия азык-төлек продуктлары белән тәэмин итәргә тиеш»

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Ветеринария һәм фитосанитария буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе уртак киңәшмә үткәрде, анда 2014 елга йомгаклар ясалды һәм 2015 елга эшчәнлекнең перспектив юнәлешләре билгеләнде.

Йомгаклау киңәшмәсенә Россельхознадзор вәкилләре, күрше республикалардан күзәтчелек органнары хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының структур бүлекчәләре хезмәткәрләре килде.Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыклары, Татарстанның эре агрохолдинглары һәм компанияләре башлыклары киңәшмә эшен видеоконференция режимында күзәттеләр. Коллегиягә мәртәбәле кунак буларак Татарстан Республикасының элеккеге Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров һәм башкалар чакырылган иде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында ике бүлекчәнең эшенә дә уңай бәя бирде. «2014 елда алар яхшы эшләде. Минем аларга кисәтүләрем юк», – диде ул.

Аграр ведомство башлыгы үзебезнең азык-төлек продуктларына бәяләр үсүгә җентекләбрәк тукталды. Ул үзен хәтта бүгенге кыен хәлдә калган эшкуар урынына куеп карады, чөнки хәл һәркөнне үзгәреп тора.

«Безнең республика Россиянең башка субъектларына үрнәк булырга тырыша, бу хакта җитештерү күрсәткечләреннән күрергә була. Күп юнәлешләр буенча без үсеш динамикасын күрәбез. Алга таба да шулай эшләргә кирәк»,– дип белдерде үз фикерен министр.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе хезмәткәрләреннән ул бүгенге хәлләрдән чыгып эшләүләрен үтенде. Кышкы бәйрәм көннәрендә Казан базарларында кинәт кенә иткә бәяләр арта башлады. «Монда кем гаепле һәм ничек бу хәлне тотрыкландырырга?» – дигән сорау куйды Марат Әхмәтов.

«Быел без барлык көчне авыл хуҗалыгы продукциясен арттыру һәм халыкны Россия азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү өлешендә эчке резервларны туплауга юнәлтергә тиеш. Шуңа бәйле рәвештә терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру проблемасын хәл итәргә кирәк», – дип билгеләп үтте министр ветеринария хезмәткәрләре һәм күзәтчелек органнары бурычларының берсен.

М. Әхмәтов, бу ведомстволарга һәрдаим авыл хуҗалыгы җитештерүе сагында булырга кирәк, диде. Ул мисал да китерде. Узган атнада республика районнарының берсендә 15 хуҗалык базасында терлекләр үлүне яшереп калдыруның 900 очрагы ачыкланган.

«Без моңа юл куйганбыз икән, бу сезнең һәм безнең җитешсезлек. Бу очрак минем өчен бик аяныч – мин үзем дә ветеринария табибы бит. Димәк, министр буларак, мин дә нәрсәләрнедер күреп бетермәгәнмем», – диде М.Әхмәтов.

Ул амбициоз бурычлар да куйды. Товар сөтенең 28 процентка якынын Россия читтән ала. «Импортны алмаштыру шартларында ни өчен Татарстанга бу бушлыкны үзенә тутырмаска? Безнең эчке резерв бик зур. 2015 елда без үзебезне күрсәтергә тиеш», – дип, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы ведомстволар хезмәткәрләрен яңа үрләр яуларга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International