2014 елда Татарстан Республикасының авыл хезмәтчәннәреннән 5 миллиардтан артыграк суммага авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алынган

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

2014 елда Татарстан Республикасының авыл халкыннан 5 миллиардтан артыграк суммага авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алынган. Бу күрсәткеч 2013 елга карата 105 процент тәшкил итә, дип хәбәр иттеләр Татарстан кулланучылар берлегеннән.

Крестьян-фермер хуҗалыкларыннан һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 10,7 мең тонна ит сатып алынган, ягъни 2013 елның тиешле чорына карата 101 процент тәшкил итә. Шәхси авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 144 мең тонна сөт саттылар, 2013 елның шушы чорына карата 107 процент тәшкил итә. Шәхси хуҗалыклар 565 тонна йот саттыларягъни 101 процент.

Татарстан кулланучылар берлеге предприятиеләре әзерләүчеләре тарафыннан авыллардан 4,5 мең тонна яшелчә сатып алынган (101 процент)Бәрәңге 6,9 мең тонна әзерләнгән2013 елның шушы чорына карата 85 процент тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International