Татарстанда яңа модуль-блок участок ветеринария пунктлары ачалар

2014 елның 2 июле, чәршәмбе

Бу атнада республикада тиешле республика программасы нигезендә төзелгән өч модуль-блок участокветеринария пунктлары ачылды - Казанда, Алексеевск һәм Баулы муниципаль районнарында.

Казанда участок ветеринария пункты Звенигородская урамында ачылды, аны ачуга Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Марат Усманов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Оразали Муллакаев һәм башкалар катнашты.

Баулы муниципаль районында Яңа Зареченский авылында ветеринария пунктын ачу тантанасында район администрациясе башлыгы Альберт Хәбибуллин, районның башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Баулы муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Фәхриев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе дәүләт вееринария инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге башлыгы Реваль Мөхәммәтҗанов,«Баулы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Илшат Гаязов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Алексеевск муниципаль районында модуль участок ветеринария пункты Урта Тигәнә авылында ачылды.

Аны ачу тантанасында район администрациясе башлыгы Владимир Козонков, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Никитин, Алексеевск районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Газинур Мусин, «Алексеевск ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Харис Хәйбуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International