Бүген "Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе" ФДБУда "Татарстан төбәкара ветеринариялабораториясе" ФДБУда бүгенге шартларда лаборатория эшчәнлегенең актуаль юнәлешләре: казанышлар, хәл ителергә тиешле проблемалар һәм эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттыру юлларын эзләү” темасына корпоратив укыту-гамәли семинар булды.
Семинар эшендә лаборатория бүлекләре хезмәткәрләре, "Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе" ФДБУның район вәкилләре, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре һ.б.лар катнашты.
Чараның максаты: хезмәткәрләрнең профессиональ квалификациясен һәм компетенциясен арттыру юлы белән лабораториянең кадрлар көчен активлаштыру, булган проблемаларны анализлау, эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттыру юлларын эзләү.
Семинар "Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе" ФДБУ директоры Рәис Кәримов чыгышы белән ачылды, ул бүгенге этапта лаборатория эшчәнлегендәге төп казанышлыр һәм булган проблемалар турында сөйләде.
Ветеринария мәсьәләләре буенча директор урынбасары Айдар Садриев катнашучыларны дәүләт бурычын һәм агымдагы елда дәүләт лаборатория мониторингын гамәлгә ашыруның торышы белән таныштырды.
Фитосанитария буенча директор урынбасары Илназ Авхадеев үз чыгышында фумигация мәсьәләсенә – склад биналарын, саклау өчен силосларны, ашлык токлары хуҗалыкларындагы ашлыкны зарарсызландыру проблемаларына аерым игътибарюнәлтте.
Семинарда шулай ук лаборатория эшчәнлегендә норматив-хокукый мәсьәләләрне, аерым алганда, хуҗалыклар белән шартнамәләр төзүгә карата таләпләрне дә карадылар. Семинарда катнашучылар учреждениене аккредитацияләүнең өстенлекләре турында мәгълүмат алдылар – бүгенге көндә лаборатория халыкара аккредитация узган, аның срогын арттыру өчен яңа документлар пакеты әзерләнә.
Семинарның практика өлешендә терлек азыгы һәм азыкка туклыклы өстәлмәләр әзерләү проблемаларына аерым игътибарбирелде. Бу мәсьәлә директор киңәшчесе Финсур Әхмәтов катнашында эксперт материаллары – пробалар ярдәмендә каралды, аларны азык һәм азыкка өстәлмәләр әзерләү белән шөгыльләнә торган хуҗалыклардан "Татарстан төбәкара ветеринариялабораториясе" ФДБУ белгечләре китерде.