Россия Федерациясе төбәкләре арасында интенсив товар алмашу шартларында чимал һәм терлек продукциясенең ветеринария иминлеген тәэмин итүнең заманча алымнары турында фикер алыштылар

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

Агымдагы елның 6 июнендә Башкортостан Республикасының Октябрьск шәһәрендә “Россия Федерациясе төбәкләре арасында интенсив товар алмашу шартларында чимал һәм терлек продукциясенең ветеринария иминлеген тәэмин итүнең заманча алымнары” темасы буенча семинар-киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Самара, Оренбург өлкәләренең, Кырым Республикасының (Белгород районы), Татарстан Республикасының ветеринария хезмәтләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Никитин, “Казан шәһәре дәүләт ветеринария иидарәсе” ДБУ башлыгы Оразали Муллакаев катнашты.

Киңәшмә кысаларында «Золотой РОГ» ит комбинаты шартларында ветеринария-санитария чараларын оештыруны өйрәнүмәсьәләләре каралды, “Азык-төлек продукциясенең иминлегенә ветеринария контроле. Ветеринария-санитария экспертизасы. Шәһәрләрдә ветеринария эшен оештыруның практик мәсьәләләре” темасына түгәрәк өстәл һәм башкалар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International