Татарстан Республикасында 13 сентябрьдән гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре кабат эшли башлады, алар Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Камада 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланында 1 мәйданчыкта уза.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Юдино һәм Осиново бистәләрендәге мәйданчыкларның эшен күзәтеп чыкты.
Беренче ярминкә атнасы йомгаклары буенча 80,1 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган; шулардан 471,3 тонна яшелчә: шул исәптән 328,9 тонна бәрәңге; 18,7 тонна үлчәүле сөт; 35,2 тонна шикәр; 161,0 мең данә тавык йомыркасы; 67,7 тонна ит (шул исәптән 39,7 тонна сыер ите).
Ярминкәләр уздыру өчен 957 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм алар «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән республика авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң кирәкле форматларының берсе булып тора.