Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә АПК казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе - «Казан Агро-2025» ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, «Август» фирмасы АҖ генераль директоры Михаил Данилов, шулай ук «Аммоний» АҖенең коммерция директоры Дмитрий Чукомин катнашты.
«Казан Агро» - ел саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе, ул 300дән артык компанияне берләштерә һәм 35 гектар территориядә 12 000нән артык кешене җыя. Экспозициядә үсемлекчелек, терлекчелек, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, шулай ук махсуслаштырылган техника өлкәсендәге өр-яңа казанышлар күрсәтелә.
Күргәзмәне ачу тантанасында Ленар Гарипов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. «Сезне АПК казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе - «Казан Агро 2025» ачылышында сәламләвемә шатмын. Яңа исем Казанның агросекторда технологияләрне һәм инновацияләрне җәлеп итү үзәге буларак ролен ассызыклый, ул Татарстаннан гына түгел, бөтен Идел буе федераль округыннан катнашучыларны берләштерә», - дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.
Эшлекле программа кысаларында 20 дән артык чара планлаштырылган, болар: түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, семинарлар һәм «Агрохакатон».
Бүген Казан Экспо мәйданчыгында «Казан Агро» кысаларында «Татарстан Республикасында терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре» дигән юнәлешләр буенча түгәрәк өстәлләр узды. Аерым алганда, мөгезле эре яшь терлекләрне туганнан алып бозаулаганчыга кадәр тукландыру үзенчәлекләрен, Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программаларын, АПКда лидер булган компаниядә терлекләр белән идарә итүнең үз илебез системасына күчү практикасын һәм фермент препаратларын кулланганда азыкларны консервацияләү процессларарын яхшырту темаларын карадылар.
Алга таба каралган темалар: “Перспективалы югары маржиналь культуралар. Чәчүлек мәйданнары структурасын югары табышлылыкка көйләү. Сыек ашламалар куллануның нәтиҗәлелеге. Логистика, саклау һәм кертү буенча технологик чишелешләр. Ярдәм чаралары”.
Шулай ук бүтән түгәрәк өстәлдә «АПКда процессларны модернизацияләү, автоматлаштыру һәм цифрлаштыру. Авыл хуҗалыгы җитештерүенә пилотсыз очу системаларын кертү» һәм «Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре», «Татарстан Республикасында кече хуҗалыкларны үстерү перспективалары: проблемалар, тенденцияләр, өстенлекләр», «Аграр секторда цифрлы трансформация», «Татарстан Республикасы АПК продукциясен экспортлау», «Агроиминиятләштерү. Нинди программаны сайларга? Хуҗалык нинди зыянны кайтара ала?» һәм «АПКда кадрлар» темаларын карадылар.
«Казан Агро» күргәзмәсе ел саен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, фән, бизнес, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренең нәтиҗәле диалогы, алдынгы тәҗрибәләр уртаклашу һәм АПК белгечләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, потенциаль партнерлар белән сөйләшүләр алып бару һәм яңа проектларны тәкъдир итү мәйданчыгы булып тора.
Тулырак мәгълүмат һәм чаралар программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://kazan-agro.ru/delovaya-programma#raspisanie.