Татарстанда кошчылык фермерлары үз Сабантуйларын үткәрә. Бу уңайдан фермер-кошчылар берләшкән ассоциация лидеры мөслимле Ирек Хәмәдишин инициатива белдергән.
Бүгенге көндә дистәләгән фермерлар каз, күркә, үрдәк, тавык һәм хәтта страуслар үстерү белән шөгыльләнә.
Июль башында ТР Мөслим районында узачак сабантуйда фермерлар чүлмәк вату һәм аркан тартышудан тыш, киләчәктә кошчылык тармагын үстерүгә кагылышлы проблемалар буенча фикер дә алышачак.
Татар-информ