Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ташламалы кредит бирү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә 2017 елгы уңышны җыюга багышланган видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләреннән, шулай ук «Татарстанның элиталы орлыклары» вәкилләреннән торган комиссия көзге бодай, арпа һәм борчак орлыкларына үткәрелгән грунт-сорт тикшерүенә йомгаклар ясады.